http://www.azatli7ifydxlltreov6fyvzwuflgggwdgry2cnxllzs7xpoh7qjmmid.onion/a/31767788.html
Сугыш аркасында чикләүләр корбаны булган К5 моделенең бер төре булган КАМАЗ-54901 былтыр гына 7 млн сум торса, хәзер 13-16 млн сумга сатыла, чөнки Германиядә җитештерелгән, инде 300 мең чакрым йөргән MAN TGX йөк машиналары бәяләре дә 14-15 млн сумга сикергән. Русиядә җиңел машиналарны иң күп чыгаручы Автоваз да апрель башыннан хезмәткәрләрне өч атна мәҗбүри ялган җибәрүен игълан итте .